Бу пенсияләрне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә.
Фото: Денис Гордийко
Электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу турындагы килешүгә кул куйганнан соң, предприятиенең кадрлар хезмәте, пенсия билгеләү өчен (әгәр булачак пенсионер пенсияне рәсмиләштерүнең мондый тәртибенә язма ризалык язса) Интернет аша, Россия Пенсия фондына документлар җибәрә ала. Шул ук вакытта хезмәткәргә Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинеттагы шәхси счеттан өземтә белән – дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә – алдан ук танышырга кирәк.
Пенсияне билгеләү процессына йогынты ясый торган нинди дә булса мәгълүматлар булмаганда, иминләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган башка документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, бала туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 нче гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат тапшырыла. Пенсия фонды белгечләре җитмәгән мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала, граждан элек эшләгән архивларга һәм оешмаларга запрослар җибәрә.
Документларны рәсмиләштергәннән соң, булачак пенсионерга пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша гариза тапшырырга гына кала, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.