Бушлай сервисны автомобиль хуҗалары ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында карый ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 83 меңнән артык татарстанлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында электрон рәвештә карарлар ала. 2019 елда эшли башлаган бушлай сервис карар чыгарылган көнне бозу турында тулырак мәгълүмат алырга, вакытны янга калдырырга һәм штрафны ташламалы чорда түләргә мөмкинлек бирә.
Автомобиль хуҗалары сервисны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә карый ала. Моның өчен «Электрон карарларга язылу» бүлегенә күчеп, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша авторлашырга, заявка формасын тутырырга һәм «Язуны рәсмиләштерү» дигән урынга басарга кирәк. Рәсмиләштерү вакыты ике минуттан артык түгел, дип хәбәр итәләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә.