Эшләр БРИКС илләре саммитына төгәлләнәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Копылов, Гаврилов, Фатыйх Әмирхан, Чистай урамнарында, Ямашев проспектында һәм «Миллениум» күпере янындагы юл чишелешендә барлыгы 8 километрдан артык озынлыктагы алты объектны ремонтлау планлаштырыла», – дип өстәде ул.
2023 елда шәһәрнең ике районындагы җиде объектта юллар ремонтланган. «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ударная, Вересаев һәм Пржевальский урамнары буенча юл хәрәкәте схемасы үзгәртеп төзелгән. Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, бу пик сәгатьләрдә юллардагы «бөке»ләрне шактый киметергә мөмкинлек биргән.
«Транспорт инфраструктурасын яхшырту – халык иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше», – диде ул.
Шулай ук узган ел ике районда 12 километрдан артык озынлыкта 24 урам-юл челтәре объекты ремонтланган. «Миллениум» күперенә керү юллары яңартылган, ә Борисоглебский торак массивы янында күпер реконструкцияләнгән. Районның квартал эчендәге тагын җиде юлында эшләр «Юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы нигезендә башкарылган.
Диләрә Гафурова