Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 473 юл эшчесе һәм 324 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 8760 тонна кар чыгарган. Казан урамнарын җыештыруга 560 юл эшчесе һәм 625 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 162 катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 117 трактор щеткасы, 21 грейдер, 76 фронталь төягеч, 57 "Барсик" мини-төягече, 160 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 689 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 204 тонна реагент һәм 485 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 473 юл эшчесе һәм 324 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар чыгару эшләре түбәндәге шәһәр урамнары участокларында башкарылачак: Бауман, Беломорск, Вербная, Воровский, Восстание, Гаврилов, Декабристлар, Железнодорожников, Ипподром, Галиәскар Камал, Кариев, Кремль, Короленко, Кошевой, Курчатов, Максимов, Яңа Дәүләки, Павлюхин, Петербург, Сәет-Галиев, Столбов, Тулпар, Футбол, Фучик, Чапаев, Челюскин, Чишмәл, Чуйков, шулай ук Залесная урамындагы юлларда, Әмирхан, Ибраһимов, Ямашев проспектларыннан, Горький шоссесыннан, Мамадыш трактыннан һ.б. урам участокларыннан.