В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны чистарту эшләренә 491 юл эшчесе һәм 625 махсус техника җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 8660 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 491 юл эшчесе һәм 625 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 136 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 108 трактор щеткасы, 25 грейдер, 69 фронталь төягеч, 49 "Барсик" мини-төягече, 201 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 153 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 24 тонна реагент һәм 129 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 400 юл эшчесе һәм 301 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар түбәндәге урамнардан чыгарылачак: Адоратский, Бауман, Беломорск, Болотников, Главная, Дубравная, Ершов, Журналистлар, Завойский, Рихард Зорге, Галиәсгар Камал, Кирпичников, Кремль, Копылов, Ленинград, Кече Мәскәү, Межлаук, Меридиан, Мир, Побежимов, Идел буе, Профсоюз, Сәет Галиев, Соловецких Юнг, Сибгат Хәким, Чапаев, Чернышевский, Четаев, Якуб, Әмирхан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан, Меңьеллык мәйданыннан, Нокса авышлыгыннан, Себер трактыннан, Дәрвишләр бистәсе урамнарыннан.