24-нче февральдән 1-нче мартка кадәр табиблар бала табу очракларына 57 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Узган атна эчендә, 24-нче февральдән 1-нче мартка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8218 чакыру үтәде, шул исәптән 1132 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6569, төрле авырулар буенча башкарылды. Шулардан 161 чыгуга - баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 56 чакыруга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 57 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 842 тапкыр чакырттылар, шуларның 27-се юл-транспорт һәлакәте урыныннан килде. Аварияләрдә 23 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 14 кеше озатылды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 15 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 6 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.