Бала табу очракларына табиблар 85 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Узган атна эчендә, 25-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8145 чакыру үтәде, шул исәптән 1189 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6655, төрле авырулар буенча башкарылды. Алар арасыннан 182 урынга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 56 чакыруга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 85 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 699 тапкыр чакырдылар, шуларның 55-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 52 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 31 кеше китерелде, бер кеше һәлак булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 17 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 2 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.