Очрашу шәһәр Башкарма комитетында узды.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм аларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Бүген Казан Башкарма комитетында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Очрашуда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм наркотиклаштыруны профилактикалау буенча узган елгы эшчәнлеккә, шулай ук 2016-2022 елларда Казан халкын наркотиклаштыруны профилактикалауның муниципаль максатчан программасына йомгак ясалды.
Узган ел, 2021 ел белән чагыштырганда, Казанда наркотикларга бәйле авырулар саны 6,1% ка арткан. Наркотикларга бәйле булган кешеләрнең күпчелеге (76,62 %) – 20-39 яшьтә, дип билгеләп үтте Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хаева. Казандагы наркотикларга бәйле кешеләрнең 73% тан артыгы беркайда да эшләми. Диспансерның баш табибы урынбасары сүзләренә караганда, шәһәрдә яшәүчеләрнең наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агуланулары аеруча борчу тудыра.
Шулай ук быел наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр саны сизелерлек артты, дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Кирилл Матвеев. Шул ук вакытта шәһәрлеләрнең уяулыгы наркотрафикка бәйле җинаятьләрне ачарга ярдәм итә.
Моннан тыш, утырышта соңгы 6 елда халыкны наркотиклаштыруны профилактикалауның муниципаль максатчан программасына йомгак ясалды. Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә наркотикларны куллану масштаблары кимергә тиеш, дип хәбәр итте Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Светлана Миронова. Проектны тормышка ашыру буенча эш, аның фикеренчә, наркомания белән авыру очракларының санын, наркотик матдәләр кулланудан үлем нәтиҗәләре санын, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә, шулай ук наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.