В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан һәм 363 очрак тәшкил иткән
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда гриппка каршы коллектив иммунитетка ирешү өчен әлеге эпидемия сезонында 704 мең 539 шәһәрлегә вакцина ясалган. Шуларның 500 мең 59 ы – өлкәннәр, тагын 204 мең 480 е – балалар. Алынган вакцина 100% ка тотылган. Ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан һәм 363 очрак тәшкил иткән. Шәһәрнең медицина оешмалары кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны артуга тулы әзерлек режимында, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев.
Спикер билгеләп үткәнчә, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар арасында авыру очраклары үсешенең уңай темпы ноябрь башыннан башланган. Алдагы өч атна дәвамында күрсәткечләр үсүен дәвам иткән, әмма инде барлык яшь төркемнәрендә дә.
«Казанлылар арасында эпидемия бусагасы – күпьеллык уртача авырулар саныннан 24,03% ка түбәнрәк. Авырулар саны узган атнага караганда 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк балалар, шулай ук өлкәннәр хисабына арткан», - дип билгеләп үтте Илназ Әхмәдиев.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча ноябрь ахырына кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 15,7% ка кимрәк булган, үсешнең уңай темпы 36,9% тәшкил иткән. Кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре белән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән пациентларның 95,7% ы грипп һәм COVID-19 га экспресс-тест узган. Кискен респиратор вирус инфекциясе буларак теркәлгән очракларның гомуми санында грипп өлеше 5,3% тәшкил иткән.
Илназ Әхмәдиев гриппның төп симптомнары турында искәртте: «Ул тиз башлану белән характерлана: беренче сәгатьләрдә үк тән температурасы 39-40 градуска җитәргә мөмкин, туңасың, коры ютәл башлана, хәлсезлек барлыкка килә. Грипп белән авырганда үпкә ялкынсынуы, отит, миокардит барлыкка килү куркынычы бар, аеруча да риск төркеменә керүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә сак булырга кирәк».
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы шәһәр халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә, шулай ук профилактика чараларын үтәргә киңәш итте. Кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булганда өйдә калырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм табиб чакыртырга кушты.