В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе тарафыннан әлеге максатларга 3,4 млн сум акча юнәлтелгән
Фото: Денис Гордийко
Тәрбиягә бала алганда гаиләгә бер тапкыр бирелә торган пособие – балаларны уллыкка яки кызлыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен каралган ярдәм чарасы. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.
Пособие теркәлгән күләмдә бирелә. Татарстанда уллыкка яки кызлыкка бала алган гаиләләр өчен ул 24 604,30 сумны тәшкил итә. Пособие һәр балага билгеләнә.
Инвалид һәм җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны, бертуганнарны тәрбиягә алган очракта, гаиләгә пособие 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә.
«Бер тапкыр бирелә торган пособиене алу өчен гаилә Татарстан Социаль фондының клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Гариза бирүчедән уллыкка яки кызлыкка бала алу турында суд карары күчермәсе генә таләп ителә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә дә мөмкин, бу очракта уллыкка яки кызлыкка бала алу турындагы суд карарының нотариус тарафыннан расланган күчермәсе кирәк булачак», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны уллыкка яки кызлыкка бала алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә тапшырырга кирәк.
Пособие билгеләү турында карар тиешле гариза кергән көннән алып 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта, карап тикшерү вакыты 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителә, дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.