В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда 25-нче юбилей фестивале уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). “Беренче курс студенты көне” фестивале 7 мең студент һәм 30 мең тамашачыны берләштерә. Фестивальнең гала-концертында катнашу өчен 2,5 мең катнашучы көч сынашты. 25-нче, юбилей фестивален уздыру турында аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе сөйләде.
“Студентлар фестиваленә зур игътибар бирәбез”, - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
1-14 ноябрьдә Казанда сайлап алу бәйгесе “Мәскәү” мәдәни үзәгендә үтте. Чыгыш ясаучы сөйләгәнчә, студентлар музыка, бию, театр, оригиналь жанр һәм журналистика өлкәсендә үзләренең сәләтләрен күрсәткәннәр.
Жюри составына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләренә керде: Наил Ибраһимов, Госман Бильгильдиев, Ләйлә Гарифуллина, Татарстанның атказанган артистлары Денис Мочалов һәм Айдар Сөләйманов, заманча хореография буенча дөнья чемпионы Анастасия Фәттахова, атказанган мәдәният эшлеклеләре Айрат Кәллимуллин, Юлия Дычек, халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары Роман Плеханов, Ленар Гыйльметдинов, атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Лядова, Г.Камал ис. театрның әйдәп баручы артисты Ришат Әхмәдуллин керә.
Фестиваль нәтиҗәләре иртәгә, 20 ноябрьдә, “УНИКС” КФУ концерт-спорт комплексында 18.00 сәгатьтә узачак, 28 ноябрьдә Ленин ис. мәдәният сараенда уку йортлары арасында “Беренче курс студенты көне” гран-прие иясе билгеле булачак.
Казан мәгариф оешмалары Татарстан Республикасы яшьләре арасында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр арасында да популяр. Казанга чит төбәкләрдән килүче студентлар саны 88 мең кеше, ягъни 60% тәшкил итә. Еш кына шәһәребездә укуны Мәскәү, Ленинград, Пенза, Ульян өлкәләре, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары яшьләре сайлый.
Казан Россиядән генә түгел, чит илләр студентларын да җәлеп итә. Башкала югары уку йортларында быел Үзбәкстан (2275 кеше), Төркмәнстан (1136) һәм Казахстан (926) яшьләре укый. Шулай ук Республика Джибути һәм Республика Бурунди (1-әр кеше), АКШ (1), Ямайка утравы (1), Тайвань утравы (2) вәкилләре укый. Казанда 8 мең чит ил вәкиле белем ала.