Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2024, 15:49

Казанда ял көннәрендә 680 дән артык машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар

Шуларның 96 сы куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган

Узган ял көннәрендә, 13 һәм 14 июльдә, Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 684 машина йөртүче һәм 54 җәяүле тартылган. Шуларның 96 сы куркынычсызлык каешын куллану таләпләрен игътибарсыз калдырган, 16 сы җәяүлеләргә юл куймаган, тагын 12 се балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исереклек билгеләре булган машина йөртү өчен 16 кеше тоткарланган.

Шул ук вакытта шәһәрдә 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 шәһәр кешесе зыян күргән. Аерым алганда, шимбә көнне Журналистлар урамындагы 2а нче йорт каршында баланы бәрдергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән 9 яшьлек малайны медицина учреждениесенә озатканнар.

Шул ук көнне баланы Х.Мәүлетов урамындагы 21 нче йорт янындагы территориядә 42 яшьлек машина йөртүче бәрдергән. Малай машина артыннан йөгереп чыккан. 5 яшьлек җәяүлегә хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр һәм җибәргәннәр.

Алдагы көнне 48 яшьлек машина йөртүче Четаев урамындагы 35 нче йорт янындагы территориядән чыкканда юл бирмәгән һәм велосипедчыны бәрдергән. 15 яшьлек зыян күрүчене медицина ярдәме күрсәткәннән соң травмпункттан җибәргәннәр.

Тагын бер юл-транспорт һәлакәте Себер трактында №43 йорт каршында килеп чыккан. 35 яшьлек машина йөртүче сулга борылганда алдан ук ут күрсәткечләре белән сигнал бирмәгән һәм узып китү өчен каршы як полосага чыккан мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл белән машина йөртү хокукы булмаган 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән.

Транспортны махсуслаштырылган стоянкага урнаштырганнар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда бүлегендә.

Барлык яңалыклар