Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2020, 13:21

Казанның күпфатирлы торак йортларының 67%-тан артыгы җылылык белән тәэмин ителгән

Шулай ук социаль объектларның 90%-ка якынына җылы бирелгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда күп фатирлы торак йортларның 67%-ына һәм социаль объектларның 89,2%-ына җылылык бирелгән. Бүген Казан башкарма комитетында җылылык җибәрү буенча штаб утырышында шундый мәгълүматлар яңгырады. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, җылылык бирү сезоны Казанда 21-нче сентябрьдә башланды. Социаль өлкә объектларына вакытыннан алда җылылык бирү рәсми сезонның стартына кадәр башланды. Д.Анисимов сүзләренә караганда, бүгенгә 822 объектның 733-ендә җылылык бирелгән, шулардан: 367 балалар бакчасы (98,4%), 200 мәктәп (97,1%), 39 башка мәгариф объектлары (92,9%), 69 сәламәтлек саклау объекты (58%), 22 мәдәният объекты (78,6%), 10 социаль яклау объекты (90,9%), 16 спорт объекты (80%), 10 балалар һәм яшьләр эшләре комитеты объекты (43,5%).

Хәзерге вакытта шулай ук Казанның күпфатирлы торак йортларының 67%-ы җылылык белән тәэмин ителгән (5354 йортның 3500-дән артыгы). «400 гә якын йорт үзәкләштерелмәгән җылылык чыганакларыннан – автоном түбәле котельныйлардан яки индивидуаль фатир казаннарыннан җылытыла»,– дип өстәде Д.Анисимов.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе ассызыклаганча, җылыту системаларын җайга салу һәм көйләү эшенә һәм аларны эш режимына күчерүгә 2 атна вакыт бүленгән. Ул якын арада барлык йортларны һәм социаль өлкә объектларын җылылык белән тәэмин итүне йөкләде. «Җылылык бирү сезоны башлану игълан ителде, димәк, якын арада барлык йортларда да җылы барлыкка килергә тиеш. Әгәр урамда көндез һава температурасы +18-гә кадәр күтәрелсә, бу фатирларда да шулай ук җылы дигән сүз түгел. Без барлык халык өчен җавап бирәбез», –дип мөрәҗәгать итте идарә компанияләре вәкилләренә Д.Анисимов. Ул шулай ук күп фатирлы йортлардагы социаль өлкә объектларына аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. «Халыктан шикаятьләр килә, балалар туңа, бу мәсьәләне оператив тәртиптә хәл итәргә кирәк», –диде Д.Анисимов.

Җылылык белән тәэмин итүнең эре чыганакларының эше турында «Казан җылылык челтәрләре»нең баш инженеры Марс Макаров сөйләде. Ул ассызыклаганча, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, ТЭЦ-3, шулай ук эре район пар казаннары бинасы «Горки» эшкә керешкән. Аның сүзләренчә, бүген «Азино» пар казаны бинасы эшли башлаячак. «Казан җылылык челтәрләре»ннән тоташтырылган объектларга килгәндә, җылылык 1675 йортта һәм 497 социаль объектта бар», – дип сөйләде М.Макаров.

«Казан җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясен гамәлгә ашыру буенча директор урынбасары Анатолий Козлов барлык идарәче оешмаларның да җылылык җибәрү өчен вакытында гариза бирүләрен һәм бурычлары булмавын билгеләп үтте.

Кышкы сезонга җылылык белән тәэмин итүче оешма «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте дә әзер. Предприятиенең баш инженеры урынбасары Алексей Лаврентьев сүзләренчә, җылылык билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла, объектларның 68%-ында җылылык бирелгән, 124 пар казаннары бинасының икесе генә тоташтырылмаган, әмма аларның эше торак йортларны җылыту белән бәйле түгел. «Хәзерге вакытта җылылык челтәрләрендә җибәрү өзеклекләре ачыклана һәм оператив рәвештә бетерелә. Техник яктан әзер булмаган объектлар табылмады», – дип сөйләде А.Лаврентьев.

Исегезгә төшерәбез, быел гамәлдәге чикләүләр аркасында планлы эшләр һәм челтәрләрне опрессовкалау графикларына төзәтмәләр кертелде. Кышкы сезонга әзерлек барышында 50-1200 мм диаметрлы 1,9 мең чакрым озынлыктагы магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләренә ревизия, юдырту һәм пресслау үткәрелде. Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 37 чакрым торба үткәргечләр алыштырылды һәм реконструкцияләнде. Шәһәрнең җылылык челтәре хуҗалыгының җылылык йөкләнешләренә әзерлеген раслаган җылылык челтәрләренә финиш пресславы үткәрелде.

21-нче сентябрьдән торак-коммуналь хуҗалык комитетында җылылык бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Шәһәр халкы түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23. Җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча, шулай ук «Ачык Казан» системасына түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: +7(843)236-41-23. Шалтыратулар район администрацияләрендә дә түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)520-75-39;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96;

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10;

Совет районы: +7(843)272-01-05, 272-75-70, 272-16-23, 272-00-65;

«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99.

Фоторепортаж
Казанда җылылык җибәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Видеорепортаж
24.09.2020 10:02
Казанда җылылык җибәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар