Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2020, 14:28

Цифрлы пропусклар системасында 600-дән артык үзмәшгуль татарстанлы теркәлде

Тәүлек эчендә аларга өйдән чыгуга 225 рөхсәт бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Бер көн эчендә Татарстанда цифрлы пропусклар системасында 619 үзмәшгуль кеше теркәлде. Гомумән алганда, үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгуга 225 рөхсәт бирелгән.

Искәртәбез, кичә үзмәшгуль татарстанлыларның үз һөнәри эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен цифрлы пропуск алу мөмкинлеге барлыкка килде. Барыннан да ешрак үзмәшгульләр бер тәүлек эчендә такси хезмәтләрен күрсәтү өчен өйдән чыгуга рөхсәт алганнар - кодны бу максат белән 72 кеше сораган. Якынча бер үк санда кешеләр цифрлы пропускларны материал яисә чимал сатып алу һәм җитештерү урынына барып кайту өчен алды - 56 һәм 53. Курьер аша илтүгә рөхсәт алу максатын 44 үзмәшгуль сайлады, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа максатлар буенча бирелә торган пропускларның гамәлдә булу вакыты чикләнгән - 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Такси хезмәтләре күрсәтү өчен код, тәүлекнең вакытына бәйсез рәвештә, 12 сәгатькә бирелә.

Үзмәшгульләр цифрлы пропускларны онлайн гына рәсмиләштерә ала. Моның өчен порталда ИНН күрсәтеп, теркәлү узарга кирәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгуга 3 миллионнан артык цифрлы пропуск бирелгән. 13-нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, цифрлы пропусклар сервисында республиканың 900 меңнән артык кешесе теркәлү узган.

Барлык яңалыклар