Декоратив-гамәли сәнгатьнең сирәк экспонатларын шәһәрлеләр гыйнвар ахырына кадәр күрә ала.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсендә инде 60 меңнән артык кеше булган. Казан халкы һәм кунаклары 30-нчы гыйнварга кадәр декоратив-гамәли сәнгатьнең 300-ләп экспонатын күрә һәм кытай мәдәнияте белән таныша ала.
Күргәзмәдә фарфордан сәнгать әсәрләре, нефрит, лак, агач һәм фил сөягеннән сырлап ясалган эшләнмәләр, бизәкләп ясалган эмальләр, инкрустацияләнгән җиһазлар, «кайрыдагы» халык картиналары, шулай ук ефәк тукымалар һәм чигелгән әйберләр тәкъдим ителә. Күргәзмә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан барлыгы 294 экспонатны берләштерә, алар XVII-XX гасырларга караган декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләрен тәкъдим итә.
Халыкка беренче тапкыр 40-тан артык әсәр күрсәтелә. Аларның кайберләре император гаиләсе вәкилләре өчен махсус заказ буенча эшләнгән.
19-нчы гыйнварда 16:00 сәгатьтә үзәкнең Instagram-аккаунтында күргәзмә буенча онлайн-экскурсия булачак. Моннан тыш, 15-нче гыйнварда «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрдәге битләрендә «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсенә 10 билет уйнату башлана.
Күргәзмә 30-нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте. Күргәзмә һәм экскурсия программалары турында тулырак мәгълүматны сайтта укырга мөмкин.