Җинаятьчеләр банк хезмәткәрләре исеменнән эш йөрткән
Фото: Денис Гордийко
63 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа янәсе банк хезмәткәрләре шалтыраткан. Алар аферистларның ир-ат исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышулары хакында хәбәр иткән. Казанлыга, банклардан бурычка акча алып, үз счетын саклап калырга киңәш иткәннәр. Ир-ат, бурычка алган акчаларны салдырып, аларны «куркынычсыз счетларга» керткән. Салынган зыян суммасы 510 мең сумнан артып китә. Шуннан соң мошенниклар элемтәгә чыгудан туктыйлар.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше нигезендә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода тагын бер кат искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, чит кешеләрдән кергән барлык мәгълүматны тикшерегез, билгесез счетларга акча күчермәгез.