«Үлемсез полк» үзенең йөрешен Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда Җиңү көнендә узачак «Үлемсез полк» акциясен оештыруда 500-дән артык волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Акция бөтен ил халкы өчен чын мәгънәсендә гомумхалык һәм бик әһәмиятле булып тора, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Ул искәрткәнчә, узган ел Казанда «Үлемсез полк» йөрешендә 163 меңнән артык кеше катнашкан.
Быел хәрәкәт маршруты элеккечә үк калган. Катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә башланачак, шул урыннан полк шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак: Карл Маркс урамы буенча, Лобачевский урамы аша, «Черек күл» паркы һәм Кремль урамы яныннан.
«Йөрештә шәһәрнең яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре актив катнашачак, йөреш хәрәкәтен оештыруда 500-дән артык волонтер ярдәм итәчәк», - диде А.Абзалов.
Исегезгә төшерәбез, йөрү маршруты буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
«Үлемсез полк» үзенең йөрешен Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак.