Килешү төзүгә гаризаны 27 нче июльгә кадәр бирергә мөмкин
27 нче июльгә кадәр абитуриентлар максатчан укуга гариза бирә алалар. Бүгенге көндә «Рәсәйдә эш» платформасында Казанның 119 эш бирүчесеннән 510 тәкъдим урнаштырылган. Максатчан укыту югары (457) һәм урта һөнәри (53) белем бирү программалары буенча булырга мөмкин. Эшлекле дүшәмбедә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин максатчан укытуны оештыруга карата яңа таләпләр, шулай ук югары һәм махсус урта уку йортларына керүче абитуриентларга бюджет урыннарына квоталар бирү механизмы турында сөйләде.
Иң күп тәкъдимнәр урнаштырган эре эш бирүчеләр арасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Челтәр компаниясе» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре буенча 35 тәкъдим куелган, алар буенча 94 килешү каралган.
«Объектив рәвештә барлык кеше дә айтишник һәм бизнесмен булмаячак. Бервакыт, исегездәме, бездә юристлар күп иде, хәзер ИТ өлкәсе популяр. Һәр заман үз һөнәрләрен кертә. Хезмәт базарының киләчәк тенденцияләрен фаразларга, шуңа бәйле рәвештә карарлар кабул итәргә һәм яшьләр белән эшләргә кирәк», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Абитуриентлар, заказ бирүчеләр һәм мәгариф учреждениеләре арасында барлыгы 1557 килешү төзү планлаштырыла, шулар арасында 1388 е – югары һөнәри белем бирү оешмалары һәм 169 ы –урта һөнәри белем бирү оешмалары.
Абитуриентлар максатчан уку турында килешү төзүгә заказ бирүчеләрнең тәкъдимнәре нигезендә гариза җибәрә алалар. Документларны цифрлы профиль формалашканнан соң дәүләт хезмәтләре порталында читтән торып тапшырырга мөмкин.
2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы чыгыш барышында Тимур Муллин хәбәр иткәнчә, «Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенрәсәй ярминкәсенең ике этабы кысаларында 982 эш эзләүче эшкә урнаштырылган. Чараларда барлыгы 156 эш бирүче һәм 18 уку йорты катнашты. Ярминкәгә сигез меңнән артык кеше килгән.
Апрельдә «УНИКС» мәдәният һәм спорт комплексы базасында оештырылган төбәк этабында 100 дән артык сәнәгать һәм җитештерү предприятиеләре тәкъдим ителде. Дүрт меңгә якын граждан өчен мастер-класслар, тренинглар һәм һөнәри тестлар уздырылды.
Шәһәрнең мәшгульлек үзәге һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы «Туполев» ГАҖ филиалы арасында HR-имплант кертү өлешендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелу кульминация булды», – дип билгеләп үтте Тимур Муллин.
Килешүне гамәлгә ашыру потенциаль хезмәткәрләр, шул исәптән, Рәсәйнең башка төбәкләреннән дә, эзләүне 500 кешегә кадәр киңәйтүне күздә тота,. Бүгенге көндә 60 тан артык кеше әңгәмә узды һәм эшкә урнашу өчен документлар рәсмиләштерү стадиясендә.
Июньдә Горький исемендәге паркның ачык чирәмлегендә узган ярминкәнең федераль этабына 55 эш бирүче һәм 11 уку йорты җәлеп ителгән иде. Чара кысаларында ачык ишекләр көннәре, мәгариф учреждениеләре презентацияләре, мастер-класслар, конкурслар һәм лотереяләр узды. Федераль этапка дүрт меңнән артык кеше килгән иде.
«Ярминкә барышында Әстерхан өлкәсе гражданнарын безнең предприятиеләргә эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча «Казан-Әстерхан» телекүпере үткәрелде, анда 87 эш эзләүче катнашты», – дип белдерде Тимур Муллин.