В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар арасында 1803 елгы Коръән һәм XVIII гасыр ахырына караучы потир бар
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фонды коллекциясе 2023 елда яңа экспонатлар белән тулыланды: 291 әйбер үз акчаларына сатып алынган, ә тагын 295 берәмлек фондка иганә буларак тапшырылган. Алар арасында археология, этнография һәм документаль чыганак үрнәкләре бар.
1803 елда бастырылган изге Коръән кыйммәтле сатып алуларның берсе булган. Аны Император гимназиясе типографиясендә чыгаралар, ул ике форматта басыла: ике томлы һәм ун томлы бизәлештә. Аларның һәрберсе 1000 берәмлек тираж белән дөнья күрә.
Тагын бер экспонат – 1795 елгы потир. Бу христиан гыйбадәтләре өчен савыт, ул шәрабны изгеләндергәндә һәм изге причастие кабул иткәндә кулланыла. Аны Бөек Устюг остасы Алексей Торлов ясаган, ул савытның өске өлешендәге тамга белән расланган. Потир бөгелеп торучы кырый белән эшләнгән һәм көмеш ажур каймага куелган, ул уеп ясалган дүрт медальон белән бизәлгән.
Фондны Петр Козлов фабрикасында ясалган XIX гасырның беренче яртысына караучы «Офицер» фарфор статуэткасы да тулыландырган. Бу арткы ягындагы тамга белән билгеле булган. Статуэтка Россия армиясенең батыр офицерын ике мөгезле баш киемендә, купшы мыеклы итеп сурәтли.
Бүгенге көндә коллекциядә 22 852 саклау берәмлеге бар. Алар арасында төп фонд әйберләре (8 меңнән артык берәмлек) һәм фәнни-ярдәмче фонд экспонатлары (14 меңнән артык берәмлек) бар, аларның 8044 е Казан Кремле территориясендә археологик казулар вакытында табылган, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 22 нче гыйнварда учреждение 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Музей-тыюлыкка 1994 елның 22 нче гыйнварында ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә нигез салынган.