В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы ике атна эчендә станцияләрдә шулай ук «метро» тибындагы 23 ишекне яңартканнар
Казан метрополитенында соңгы ике атнада 540 м сары кисәтү полосалары яңартылды. «Метроэлектротранс» МУП белгечләре «Горки», «Әмәт» һәм «Яшьлек» станцияләрендә эшләр башкардылар.
«Тукай мәйданы» – «Дубравная» станцияләре участогында икенче төп юл буйлап махсус агрегат белән 6,2 чакрым тоннель һәм станция юылды. «Әмәт», «Дубравная» һәм «Кәҗә бистәсе» станцияләрендә 5,3 мең кв.м юл диварларын һәм улакларны кулдан чистартканнар. Икенче төп юл буйлап «Яшьлек» – «Кәҗә бистәсе» станцияләре арасында 700 м тоннельне кул белән юганнар.
Ике атна эчендә шулай ук «метро»тибындагы 23 ишек төзекләндерелгән. «Әмәт» һәм «Горки» станцияләрендә инвалид пандусларындагы 94 идән һәм дивар плитәсен алыштырганнар. Икенче төп станция юлы буенча «Сукно бистәсе» станциясендә 105 кв.м юл улагы буялган.
Электр депосы территориясендә хезмәт белгечләре 26 яраксыз шпалны алыштырганнар һәм 100 метрдан артык арада рельс көпчәге эзенең киңлеген көйләгәннәр. Шундый ук эшне 400 метрдан артык тоннель өлешендә башкарганнар. Белгечләр контактлы рельсның 157 төенен сүтеп яңадан җыйганнар һәм чистартканнар.
«Метроэлектротранс» МУП ачыклаганча, төп эш поездлар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм дефектларга юл куймау өчен төнге вакытта башкарыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 июльдән Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте графигы үзгәрәчәк. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиягә 5 минут 33 секунд интервалы белән 10 вагон чыгачак.