Мәктәп укучылары квестлар үтте һәм бал-маскарадта булдылар
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). 500 дән артык бала яңа ел каникулларына «Ял» шәһәр үзәгенең «Заречье» һәм «Молодежный» балалар сәламәтләндерү лагерьларына ял итәргә килгән. Мәктәп укучылары өчен профильле сменалар 2-8 нче гыйнварда узды.
Балалар өчен программалар әзерләнгән, алар үз эченә сәламәтләндерү чараларын да, гомуми үсеш буенча ял итү дәресләрен дә алган. Мәктәп укучылары көненә биш тапкыр баланслы тукланганнар, иртәнге зарядка ясаганнар һәм спорт уеннары уйнаганнар.
Һәр лагерьның үз смена темасы булган. Мәсәлән, «Заречье»да ул «Кар остаханәсе» дип аталган, ул кышкы каникулларда традицион булып кала. Балалар гитарада уйныйлар, мастер-класслар үтәләр, квестларда катнашалар, шугалакларда шуалар. Мәктәп укучылары өчен лагерьда «Яңа ел утлары тылсымы» бал-маскарады һәм арт-мастерская оештырылган.
«Молодежный»дагы кышкы сменаны «Смена сере» дип атаганнар. Оештыручылар кар фигуралары бәйгесе, үз куллары белән чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класслар үткәргән. Төрле кызыклы тарихлар һәм кышкы риваятьләргә бай булган квестлар сменаның төп үзенчәлеге булган.
Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр иткәнчә, балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кәефләрен күтәрә торган сүзләр һәм җылы теләкләр белән хатлар язган.
Исегезгә төшерәбез, «Ял» шәһәр үзәге базасында 10 лагерь эшли: «Березка», «Бригантина», «Восток», «Заречье», «Молодежный», «Нармонка», «Татарстан пионериясе», «Спутник», «Юнитур» һәм Юрий Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере. Сезон дәвамында әлеге лагерьларда 9 меңгә якын бала ял итә.