Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2024, 14:17

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 5,5 млн сумнан артык акча күчергән

Хатын-кыз Интернетта белдерү тапкан һәм инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә уйлаган

Казанда яшәүче хатын-кыз җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләккән һәм 5,5 млн сумнан артык югалткан.

69 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, июньдә ул инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү турында белдерү күргән һәм белгечләр белән элемтә өчен үзенең телефон номерын калдырырга карар кылган. Берникадәр вакыттан соң аңа билгесез кешеләр шалтыраталар һәм шәхси кабинет ясап, телефонга кушымта урнаштырырга тәкъдим итәләр.

3 нче июньнән 10 нчы июльгә кадәр хатын-кыз мошенниклар күрсәтмәләрен үтәгән һәм үзенең инвестицияләр хисап язмасын тулыландырган. Гомуми сумма 5 млн 600 мең сум тәшкил иткән, аңа шәхси акчалар, туганнарыннан миллион сумнан артык, шәхси автомобиль асламы һәм төрле банклардан алынган кредит акчалары кергән. Нәтиҗәдә хатын-кыз тупланган акчаны салынган капитал хисап язмасыннан чыгара алмаган.

Мошенниклар корбаны булуын аңлап, зыян күрүче ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. «Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Идарә тармагында, мошенниклар корбаны булмас өчен, ят кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искәрттеләр. Акчаны билгесез затларга бирергә ярамый.
Барлык яңалыклар