В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 471 юл эшчесе һәм 262 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 5450 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 566 юл эшчесе һәм 533 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 152 катнаш юл машинасы, 8 кар төягеч, 113 трактор щеткасы, 20 грейдер, 73 фронталь төягеч, 49 "Барсик" мини-төягече, 111 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 474 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 99 тонна реагент һәм 375 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 471 юл эшчесе һәм 262 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Авангард, Адоратский, Әхтәмов, Батурин, Бауман, Белинский, Вахитов, Гагарин, Годовиков, Декабристлар, Красная Позиция, Краснококшайск, Кремль, Кулагин, Гадел Кутуй, Малая Красная, Мусин, Павлов, Песочная, Петербург, Рылеев, Сара Садыйкова, Серов, Сеченов, Техника, Клара Цеткин, Шоссе урамнарыннан, Камалиев, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан, Горький шоссесыннан, шулай ук Юдино микрорайоны, Ирек мәйданы тукталышларыннан һәм башка урамнардан.