В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу максатларга барлыгы 11 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан алып 470 230 кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча миллионнан артык түләү башкарган. Бу максатларга барлыгы 11 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.
2022 елдан хезмәткә яраксызлык кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала.
Авыруның беренче өч көнен оешма үз акчасыннан, калган көннәрен – Социаль Фондның Татарстан буенча бүлеге түли. Медицина оешмасы хастаханә кәгазен япканнан соң, РСФ бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килү белән, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Эшчеләр хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча билгеләнгән түләүләрне гаризасыз һәм нинди дә булса документлар бирмичә генә банк счеты яисә почта бүлеге аша алалар.
Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият хезмәт стажына бәйле. Стаж биш елдан да кимрәк булганда, уртача хезмәт хакының 60% ы, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда 80% , стаж сигез елдан артып китсә, пособие уртача хезмәт хакының 100% ы күләмендә түләнә.
«Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бар. Татарстанлылар аның ачылуын, озайтылуын, ябылуын, пособиеләр күләме турында һәм башка мәгълүматларны күзәтә ала», – дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә консультация +7(800)100-00-01 телефоны буенча алып барыла, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.