Узган елның ноябреннән «Казан транспорт» кушымтасын 138 мең пассажир урнаштырган
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында җир өсте электр транспортында геолокация һәм QR-код буенча 47 мең 265 транзакция үткәрелде. «Казан транспорт» кушымтасын өч ай эчендә 138 меңнән артык кулланучы урнаштырды.
Билет алу өчен, кушымтада банк картасын бәйләргә, Bluetooth активлаштырырга һәм геолокациягә керү мөмкинлеген рөхсәт итәргә кирәк. Программа автомат рәвештә кулланучының һәм транспорт чарасының урынын чагыштырачак. Шуннан соң юл өчен түләүгә раслау киләчәк.
«Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү өчен шулай ук QR-кодлы мәгълүмати стикерлар аша да түләргә мөмкин, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын гамәлгә кертү «Метроэлектротранс»ны 224 млн сум экономияләргә мөмкинлек бирде. Акчалар предприятиенең башка хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга, шулай ук инфраструктураны яхшырту буенча ремонт эшләрен уздыруга юнәлдерелде.