В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыгачак һәм бер мәйданчыкта Россия, Испания, Франция һәм Израиль белгечләрен берләштерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). «Игелекле Казан. Хәйрия һәм милли проектлар» IV Халыкара форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды, ул Татарстан башкаласында 2-3-нче декабрьдә узачак. Теркәлү 22-нче ноябрьгә кадәр форум сайтында алып барылды. KZN.RU порталына «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, форумда катнашу өчен 450-дән артык гариза кабул ителгән.
Проект беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыгачак һәм Татарстан башкаласына Россия шәһәрләреннән генә түгел, Париж, Барселона, Валенсия һәм Иерусалимнан да белгечләр киләчәк. Форумда Париж Мэриясенең ассоциацияләр хезмәте башлыгы Мари-Лоран Граво, «Бергә тормыш өчен» халыкара хәйрия фонды президенты Клара Арналь (Испания), Барселонадагы Рус йорты фонды генераль директоры Анна Силюнас һәм башкалар катнашачак. Экспертлар хәйриячелекне үстерү перспективалары һәм проблемалары, коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның милли проектларда катнашуы турында фикер алышачак.
Форумның төп максаты - хәйрия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм төрле инициативалар буенча фикер алышу. Катнашучылар өчен зур программа планлаштырылган, шул исәптән шәһәрнең хәйрия оешмалары буенча экскурсияләр, ә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен – киң белем бирү программасы каралган. Форумда катнашу бушлай.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы – хәйрия фондларына һәм оешмаларга белем бирү өчен хәйрия өлкәсендә Россия экспертлары белән партнерлыкта дүрт ел элек шул исемдәге шәһәр проекты кысаларында оештырылган мәйданчык. 3 ел эшләү дәверендә анда Россиянең 30-дан артык шәһәреннән меңнән артык кеше катнашты.