Казанда бер тәүлек эчендә 440тан артык машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар
Узган тәүлектә ТР башкаласында 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч очракта зыян күрүчеләр бар. Ике пассажир һәм җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Кичке вакытта Марсель Сәлимҗанов урамындагы 12А йорты каршында 52 яшьлек машина йөртүче артка таба хәрәкәт иткәндә маневрның куркынычсызлыгына ышанмый һәм җәяүлене бәрдерә. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң 39 яшьлек ир-атны шәһәр хастаханәсеннән җибәргәннәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, кичә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 443 машина йөртүче һәм 70 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 51 кеше иминлек каешын эләктермәгән, 31 автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Исерек хәлендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен алты кеше тоткарланган.

2025-02-11T12:58:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.