Беренче көнгә гомуми түләнгән сумма 4 млрд 357 млн сум тәшкил итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстанның 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435 мең 700 баласы 10 мең сум күләмендә түләүләр алды. Беренче көнгә гомуми түләнгән сумма 4 млрд 357 млн сум тәшкил итте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә түләү алуга барлыгы 640 меңнән артык бала дәгъва кыла.
Күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләр өчен мөрәҗәгать иткән. Биредә мөрәҗәгать итүче гаризаның статусын ата-ананың электрон кабинетында күзәтә ала. Әгәр дә ул шәхсән Пенсия фондына бирелгән булса, карау этабын ата-ана мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны буенча белергә мөмкин.
Кире кагылган очракта, мөрәҗәгать итүче гариза каралган көннән соң бер эш көне эчендә тиешле хәбәрнамә алачак. Әгәр ата-аналар Россиядән читтә яшәсә яки, мәсәлән, башка ил гражданнары булса, кире кагу турындагы карар чыгарылырга мөмкин.
Аерым очракларда бер тапкыр түләү өчен шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны гаризаны опекун биргән яки баланың туу турындагы таныклыгы чит илнеке булган очракта эшләргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бу елның 1-нче июненнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Акчалар күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11-нче маеннан 30-нчы июненә кадәр бирелә. Казанның балалы гаиләләре 1-нче октябрьгә кадәр дәүләттән финанс ярдәме алу өчен мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендәге айлык түләүләр дә дәвам итә. Аны ана капиталы булган гаиләләр генә түгел, беренче бала туган яки 2017 елның 1-нче апреленнән 2020 елның 1-нче гыйнварына кадәр уллыкка алынган балалы барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Гаризаны РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, күпфункцияле үзәкләргә һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләренә түләүләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, бары тик алдан язылу гына сорала.