В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тапкыр түләнә торган түләү күләме 22 909,03 сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Быел балаларны тәрбиягә алган Татарстанның 412 гаиләсе Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Барлыгы 11 млн сумга якын акча тотылган.
Мондый ярдәм чарасын алу хокукы балаларны уллыкка алучыларга, аларның опекуннарына, попечительләренә яки тәрбиягә алган ата-аналарга бирелә. Шул ук вакытта алар Россия гражданнары булырга һәм даими рәвештә ил территориясендә яшәргә тиеш.
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, түләү бер тапкыр түләнә һәм 22 909,03 сум тәшкил итә.
«Әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, пособие аларның һәрберсенә каралган, шулай ук гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, абыйлы һәм (яки) апалы балаларны уллыкка алган очракта, сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип төгәлләде ул.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Россиянең Социаль фондына яки КФҮ клиентлар хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе таләп ителәчәк, калган документларны белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек буенча мөстәкыйль соратачаклар.
Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин. Бу очракта судның уллыкка алу турындагы карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә, дип хәбәр итә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте.