В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә Россия империясе, СССР, Германия Федератив Республикасы, Франция, АКШ, Германия Демократик Республикасы фабрикалары ясаган әйберләр керә
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 16 нчы декабрьдә «Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» дигән яңа ел күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр уникаль курчак музее фондыннан 400 дән артык әйберне күрә алачак.
Экспозициягә Россия империясе, СССР, Германия, Франция, АКШ, Германия Демократик Республикасы фабрикалары ясаган борынгы курчаклар һәм уенчыклар керә. Алар арасында карнавал костюмнарындагы зур курчаклар, кесә фарфор курчаклары, фарфор, пыяла һәм металлдан ясалган антиквар курчак сервизлары, сюрприз һәм үз кәгазь чыршысы белән 100 яшьлек немец Раштуа бабае бар.
Күргәзмәнең бер бүлеге популяр һәм сирәк совет курчакларына һәм уенчыкларына багышланган. Алар – агач-пычкы чүбе массасыннан, полиэтиленнан, целлулоидтан, мамыктан, тукымадан һәм металлдан эшләнгән әйберләр. Күпләре талантлы скульпторлар һәм рәссамнар – Лев Сморгон, Лев Разумовский, Анастасия Изергина, Марианна Мотовилова һ.б. тарафыннан ясалган. Экспонатлар кулларында шундый ук уенчыклар тоткан балалар сурәтләнгән иске төссез фотолар белән тулыландырылган.
Кунаклар шулай ук 1960-70 еллар стилендә бизәлгән балалар бүлмәсендә була алачак. Монда бизәлгән чыршы тора, ә аның астында –машиналар, курчаклар, тимер юл, китаплар, диафильмнар һәм башка әйберләр. Бүләкләрне икешәр Кыш бабай һәм Кар кызы саклый.
Килүчеләрне коллекция белән аудиогид таныштырачак. Күргәзмә 14 нче гыйнварга кадәр эшлячәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.