Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2019, 11:12

40 меңнән артык казанлы гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыкты

Өмәдә 1300-дән артык предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, шул исәптән шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре дә катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда бүген иртәдән үк гомумшәһәр өмәсе уза. Җылы һәм кояшлы һава торышы шәһәр урамнарына бик күп инициативалы шәһәрлеләрне җәлеп итте – җыештыруда 40 меңнән артык казанлы катнаша. Көн ахырына алар 2,5 млн. квадрат метр мәйданлы территорияне чүп-чардан арындырыр дип планлаштырыла.

Өмәдә 1300-дән артык предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, шул исәптән шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре дә катнаша. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җитәкчелегендә алар бүген Рус-Алман Швейцариясе территориясен чистарттылар. Ә Башкарма комитетның социаль блогы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белән бергә «Казан Арена» стадионы территориясен җыештырды. «Без бүген 188 кеше һәм бергәләшеп 415 капчык чүп-чар җыйдык, - дип сөйләде социаль өлкә бүлекчәләренең координацияләү һәм үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге баш белгече Наталья Муравчикова. - Казан - безнең йортыбыз. Һәм бүген без үзебезнең зур йортыбызны чисталыкта һәм тәртиптә тотарга ярдәм итү мөмкинлегеннән файдаландык».

Узган ел өмә беренче тапкыр яңа форматта узды – пластик шешәләрне алга таба эшкәртү өчен аерым җыйдылар. Быел бу традиция дәвам ителде – җыештыруда катнашучыларның барысына да 2 пакет бирелде: зәңгәре - пластик шешәләр өчен, карасы - чүп җыю өчен.

«Бүген эш шулай ук шәһәрнең паркларында һәм скверларында оештырылды, юллар буенда чистарту өмәләре бара. 1700-дән артык ишегалдын чистарту планлаштырыла, - дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. – Бүген һава шартлары уңай, шуңа күрә шәһәр халкы рәхәтләнеп эшләр, башкаланы чистарак итәр дип өметләнәбез».

Бүген Казанда халыкны җыештыру өмәләре өчен барлыгы 80-нән артык урын билгеләнгән. Шәһәр паркларында җыештыру чаралары экологик мастер-класслар, ярминкәләр, кыр кухнясының кайнар ашлары белән бергә алып барыла, ә кайдадыр өмәләр мавыктыргыч квестлар форматында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда беренче өмәләр 1-нче апрельдә - шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык башлану белән старт алды. Узган еллардагы кебек үк, икеайлыкта 200-дән артык казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә.

Фоторепортаж
40 меңнән артык казанлы гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыкты
Видеорепортаж
20.04.2019 11:18
40 меңнән артык казанлы гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыкты
Барлык яңалыклар