Территорияләрне җыештыруга 1,6 меңгә кадәр җыештыручы һәм 162 берәмлек техника җәлеп ителгән
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, аномаль кар яуганнан соң шәһәрдә 1,2 мең түбә кардан чистартылган, көн саен 315 кеше эшкә җәлеп ителгән. 98 берәмлек махсус техника 290 контейнер мәйданчыгыннан чүп чыгарган.
«Эш масштабы зур. Ләкин нәтиҗә бүгенге көнгә кадәр канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Беренчедән, җыештыру вакыты буенча нормативлар үтәлмәгән, икенчедән, авыш түбәләрдә кар катламының калынлыгы рөхсәт ителгән 40 сантиметрдан артып киткән. Өченчедән, беренче көннәрдә чүп чыгару бурычы 40% тан артмады», – дип билгеләп үтте спикер.
Аның сүзләренчә, ишегалларында парковкаланган автомобильләр саны күп булу сәбәпле, эш кыенлаша. Яшел зонада карны җыю кул көче яки кечкенә механизация куллануны түгел, ә авыр техниканы – тракторларны һәм йөк төягечләрне куллануны таләп итә.
Шул ук вакытта көчле кар яву сәбәпле эшчеләр күпләп эштән китә башлаган. Бүгенге көндә шәһәрдә 600 ләп җыештыручы җитми. Казанда алар аена уртача 30 мең сум акча эшли.
Диана Жиленкова
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко