Шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узган акциядә 748 кеше катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Узган ялларда казанлылар эшкәртү өчен 4 тоннадан артык икенчел чимал тапшырган. Шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узган акциядә 748 кеше катнашкан.
Казанлылар мобиль пунктка 1316 кг макулатура, 1411 кг пыяла, 444 кг каты пластик, 256 кг йомшак пластик, «Могҗизалы капкачлар» проекты өчен 110 кг капкачлар, 69 кг тетрапак, 93 кг металл, 620 кг кием, «Велодобро» проекты өчен 3 велосипед һәм батарейкалар белән 37 литрлы 37 контейнер алып килгәннәр. Экоактивистларга икенчел чималны тапшырышырга 28-дән артык волонтер ярдәм иткән.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт – шәһәрдә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм эшкәртүгә җибәрү өчен икенчел чимал җыюга юнәлдерелгән социаль проект.