В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9-13-нче ноябрьдә 2,7 мең берәмлектән артык транспорт тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
Барлыгы 2753 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Тикшерү 123 контроль ноктада узды. Рейдлар нәтиҗәсендә шәхси саклану чаралары кимәгән 4687 пассажир ачыкланган. Аларның күпчелеге - 4653 - битлекне кисәтүләрдән соң кигән, 34 пассажир шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, җәмәгать транспортыннан төшеп калган.
Ноябрьнең ике атнасында Казанның җәмәгать транспортында битлексез йөрүче 8135 пассажир ачыкланган.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Җәмәгать транспортында рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.