Казан юлларында тәүлек эчендә 73 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 448 юл эшчесе һәм 536 махсус техника, шул исәптән 136 катнаш юл машинасы, 13 кар төягеч, 139 трактор щеткасы, 18 грейдер, 59 фронталь төягеч, 41 «Барсик» кече кар төягече, 120 үзбушаткыч һәм техниканың башка төрләре җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 73 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 34 тонна реагент һәм 39 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 280 юл эшчесе һәм 285 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 25 октябрь, Аграр, Алафузов, Бауман, Беломорск, Волгоград, Габишев, Гагарин, Гвардия, Гладилов, Декабристлар, Деловая, Дружба, Зәкиев, Заря, Р.Зорге, Г.Камал, Красиков, Королев, Космонавтлар, Латыйпов, Пионер, Петербург, Аркылы Базар, Попов, Столбов, Табейкин, Товарищеская, Энгельс, шулай ук Нокса авышлыгы.