Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2024, 15:41

Казан яшүсмере эшкә урнашу өчен мошенникларга 300 мең сумнан артык акча күчергән

«Авиатөзелеш» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылды

Казанда яшәүче 17 яшьлек егет мошенниклар корбаны була һәм 300 мең сумнан артык акча югалта.

«Авиатөзелеш» полиция бүлегенә зыян күрүченең әнисеннән гариза килгән. Хатын-кыз мессенджерларның берсендә аның улына өстәмә эш тәкъдим итүләре турында сөйләгән. Хезмәт хакын исәпләү өчен җинаятьчеләр банк картасы мәгълүматларын җибәрүне сораганнар.

Яшүсмер әнисенең хисабы турында мәгълүматны күрсәткән, шуннан соң акчаларның югалуы ачыкланган. Зыянның гомуми суммасы 338 500 сум тәшкил иткән. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (Мошенниклык), дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Идарә тармагында, мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, акчаны таныш булмаган кешеләргә тапшырырга ярамый, дип искәрттеләр.
Барлык яңалыклар