Ярышлар узган ял көннәрендә узды.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Узган ялларда Татарстан башкаласында «Локомотив» стадионында Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча ачык чемпионат һәм Казан беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 300 гә якын спортчы катнашты.
Ярышларның беренче көнендә турнирның тантаналы ачылышы һәм төрле яшь төркемнәрендә 5 һәм 10 км дистанцияләрдә ирекле стиль белән йөгерү, шулай ук 2008-2009 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында чаңгы эстафетасы узды. Икенче көнне чаңгычылар шул ук дистанцияне үттеләр, әмма классик йөреш белән.
Ярышларда Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе рәисе Марат Сәлахов, шулай ук Сергей Ашихминның тол хатыны – Елена Ашихмина катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә багышлана. Майор Казанда 2012 елның 24 нче октябрендә хезмәт бурычын үтәгәндә – «Эдельвейс» контртеррористик операциясендә катнашканда һәлак булды. 2017 елда Мәскәү районының 130 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое, майор Сергей Ашихмин исеме бирелде, шунда ук аңа багышланган экспозиция ачылды.