Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2024, 12:21

Изге Рамазан ае башланганнан бирле мохтаҗ татарстанлыларга 300 дән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылган

Ярдәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, пенсионерларга һәм күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Кичә «Зәкят» хәйрия фонды волонтерлары Татарстаннан 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Акция ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында узды.

Азык-төлек җыелмаларына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, чәй, хөрмә җимешләре һәм башка товарлар керә. Изге Рамазан ае башланганнан бирле волонтерлар тарафыннан күп балалы гаиләләргә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларга һәм пенсионерларга 305 азык-төлек җыелмасы таратылган.

Ярдәм битараф булмаган кешеләрдән кергән хәер акчасы хисабына күрсәтелде, дип хәбәр итә «Зәкят» хәйрия фонды.

Исегезгә төшерәбез, «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте авыру балаларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар үткәрәчәк, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыюны һәм аларны мохтаҗлар арасында бүлүне оештырачак.

Барлык яңалыклар