5-6 сыйныф укучылары өчен нормативларны үзәкләштереп кабул итү эше оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). 2019 елда Казанның 30 меңнән артык укучысы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәгән.
Декабрь аенда Татарстан башкаласында егетләр һәм кызлар барлык нормативларны да башкарганнар. 5-6 сыйныф укучылары өчен нормативларны үзәкләштереп кабул итү эше оештырылган. Чарага 3 меңгә якын бала кушылган, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Шулай ук Казанда даими рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзерлек - һәркем өчен» спорт фестивале уза. Теләгән кеше протезда йөгерү, коляскаларда узышу, яткан килеш тартылу буенча норматив тапшыра, каршылыклар полосасын уза ала.