В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның кайберләре иң яхшылар рәтенә керде һәм киләсе этапка үтте
Фото: «Мәктәп бизнес-старты»
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь). 3 меңнән артык Казан укучысы эшкуарлык буенча ике айлык укуда катнашты. Эшлекле уен форматында балалар эшкуар портретын ясадылар, махсус тестлар үттеләр, шулай ук үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Эшкуарлык буенча Татарстаннан барлыгы 11 меңнән артык укучы белем алды.
Казан укучылары киләсе тур – бизнес-проектлаштыруга үткән иң яхшы 600 бала арасына эләкте. Якын арада алар уңышлы эшкуарлардан эшкуарлык эшчәнлеген тирәнтен өйрәнә башлаячак. «Мәктәп бизнес-старты»ның икенче этабы тәмамлангач, укучылар үзләренең команда эшкуарлык проектларын тәкъдим итәргә тиеш булачак. Моннан тыш, алар яңа ел алдыннан хәйрия ярминкәсендә катнашачаклар, анда көндәшләре һәм үзләренең продукт кулланучылары белән очрашачаклар.
Алдагы этапларны уңышлы узган командалар 2024 елның февраль башында узачак бизнес-кейслар чемпионатында очрашачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең соңгы слеты 2024 елның апреленә планлаштырылган. Анда 120 укучы катнашачак.
Проектта өч командадан 30 укучы җиңүче булачак, алар өчен Мәскәүгә «Сколково» технопаркына бару оештырылачак. Шулай ук алар Горький исемендәге киностудиягә барачак, анда үзләренең реклама видеоролигын булдыруда катнашачак.
«Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Рәисе кушуы буенча гамәлгә ашырыла.