9 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Up!Date 2024» узачак. Чара Kazan Digital Week Халыкара форумы кысаларында оештырылган. Офлайн һәм онлайн форматта ИТ-тармакның 3 меңнән артык әйдәп баручы белгече, бөтен илдән иң эре ширкәтләр, Татарстан Республикасының югары белем бирү учреждениеләреннән профильле юнәлешләр студентлары катнашачак.
Мәйданчыкта нейроаватарны ясарга мөмкин булачак, ул кешеләрне киләчәк профессионаллары ролендә күрергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, вакыйга программасында — практик белгечләрдән биш сәгать уникаль эчтәлекле, сәнәгать, аналитика, эшләнмәләр, медиа һәм PR өлкәләреннән иң яхшы тәҗрибәләр һәм ИТ-мәсьәләләр белән танышу, шулай ук өзлексез нетворкинг, экспертлар белән әңгәмәләр һәм оештыручылардан призлар уйнату.
Студентлар һәм яшь белгечләр өчен стартаплар зонасында 10 сентябрьдә 9:00 дан 11:30 га кадәр «Киләчәк һөнәрләр лабораториясе» оештырыла.
Катнашучылар өчен маркетинг, генетика, бизнес-аналитика, сәнәгать һәм роботлаштыру буенча мастер-класслар әзерләнде. Мастер-класслар кунакларга төрле ИТ тармакларда киләчәкнең иң актуаль һөнәрләре белән танышырга ярдәм итәчәк.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай,
сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тулы программа һәм автобуслар җәдвалы белән конференция
сайтында танышырга мөмкин.