В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче этапта яшүсмерләргә үзләренең эшкуарлык проектларын тәкъдир итәргә туры киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Программаның дәресләре эшлекле уен форматында узачак – укучылар эшмәкәрнең портретын булдырачаклар, тест узачаклар, бизнес-план һәм PR-кампания белән үз проектларын тәкъдир итәчәкләр. Декабрьгә кадәр барлыгы 200 ләп чара оештырылачак, ә белем бирү процессы уңайлылыгы өчен катнашучыларны 60 кешедән торган төркемнәргә бүләчәкләр.
Эшлекле уенны уңышлы үтәүче укучылар эшкуарлык эшчәнлегенең теориясен һәм практикасын тирәнтен өйрәнә алачаклар. Команда семинарларында укучылар эксперт-эшкуарларга проектлар тәкъдим итәләр.
Программаның йомгаклау этабы мәктәпнең хәйрия ярминкәсе һәм бизнес-кейс чемпионаты булачак. Алдагы этапны уңышлы узган кешеләр катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 240 укучы көч сынашачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Яңа программа урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәтү өчен нигез бирәчәк. Сентябрь ахырына кадәр аны мәктәп укучыларын бизнес күнекмәләренә өйрәтәчәк укытучылар үзләштерәчәк. Проектка барлыгы 200 педагог җәлеп ителәчәк.
«Мәктәп бизнес-старты» программасы яшьләрдә эшкуарлыкка карата кызыксыну уятуга һәм бизнес-лидерларның, эшкуарларның һәм новаторларның яңа буынын формалаштыруга юнәлдерелгән. Укыту укучыларга бизнес турында күзаллау офыкларын киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Программа кысаларында укыту ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.