Гаризалар кабул итү 25 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь, Юлия Летникова). Казан милли ярыммарафонында катнашу өчен 3 меңнән артык кеше теркәлгән. Алар арасында Мәскәү, Чебоксар, Пенза, Калининград, шулай ук Казахстан, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия шәһәрләрендә яшәүчеләр бар.
Спорт бәйрәме ТР башкаласында 1 нче октябрьдә узачак. Катнашучылар өчен өч дистанция, балалар стартлары һәм спорт күргәзмәсе әзерләнәчәк. Мәсәлән, 3 км йөгерешкә теркәлү инде тәмамланган – катнашуны 547 кеше раслаган. 10 км дистанциягә – 1321 спортчы, 21 км дистанциягә тагын 1158 атлет гариза биргән.
Балалар өчен аерым ярышлар оештырылачак. Аларга 300 һәм 600 метрга стартлар биреләчәк. TIMERKIDSТА катнашу өчен 235 бала теркәлгән, дип хәбәр итә оештыручылар.
Гаризалар кабул итү 25 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кабул итү өчен медицина белешмәсе кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан милли ярыммарафоны Россиянең 260 шәһәреннән һәм 62 төбәгеннән 4,5 мең спортчыны җыйды. Йөгерүдә Россия җиңел атлеты, 3 км дистанциядә Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова да катнашты.