В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерү 72 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
1685 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. Тикшерү 72 контроль ноктада узды. Рейдлар барышында шәхси саклану чараларыннан башка 3448 пассажир ачыкланган. 3322 пассажир урында битлек кигән, 126 кеше шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.