Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2020, 15:16

Бөтенроссия халык санын алуны уздыруга Казанда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла

Эш эзләүчеләргә белдерелә торган төп таләп - планшетлы компьютерда эшли белү һәм укуны уңышлы узу.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Бөтенроссия халык санын алуны уздыруга җәлеп ителәчәк исәпкә алу персоналын җыю Казанда уза. Барлыгы Татарстан Республикасы башкаласында 3549 кешене тупларга кирәк, шуларның 2305-е - исәпкә алучылар, 386 контролер һәм өстәмә резерв. Бу хакта Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлеге хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, балигъ булган һәм хөкем ителмәгән барлык теләүчеләр исәпкә алучы була ала. Эш эзләүчеләргә белдерелә торган төп таләп - планшетлы компьютерда эшли белү һәм укуны уңышлы узу, ул 2021 елның 1-нче апреленнән 3-нче апреленә кадәр исәпкә алучылар өчен узачак, ә контролерлар өчен өйрәнүләр киләсе елның март уртасыннан старт алачак.

Исәпкә алучылар мәгълүмати базасына керү өчен ничек гариза бирү турында тагын да тулырак мәгълүматны +7(843)221-78-87 телефоны буенча белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алуның беренче этабы агымдагы елның 1-нче октябрендә башланды. Ул илнең 26 төбәгендә 2,5 мең барып җитү авыр булган торак пунктны үз эченә алачак. Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-30-нчы апрелендә узачак.

Исәпкә алу кампаниясенең үзенчәлеге - бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы халык санын алу. Аны үткәргәндә уникаль үзебезнең планшетлар, «Аврора» операцион системасы, мәгълүмат җыю һәм саклау өчен BI-платформа файдаланылачак. Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда Казан территориясендә эшләячәк барлык исәпкә алучылар планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, исәпкә алучыларның экипировкасы «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу» дигән ак язулы кызыл-зәңгәрсу төстәге брендлы шарфны, исәпкә алу логотибы булган зәңгәр жилетны, зәңгәр портфельне үз эченә ала. Исәпкә алучы үзе белән Гознакта басылган күкрәк таныклыгын һәм паспортын йөртәчәк.

Алдагы исәпкә алуның төп яңалыгы Россиядә яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу сәхифәсен мөстәкыйль тутыра алачак. Шулай ук халык санын алуны стационар участокларда узарга мөмкин, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да.

Барлык яңалыклар