Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия беренчелекләрендә катнашу өчен команда составы билгеләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Казанның Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге башланды. Ярышларда бөтен республикадан 280-нән артык яшь спортчы катнашачак.
Беренчелек кысаларында 10 яшьтән 14 яшькәчә һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен аерым ярышлар оештырылачак. Шәхси турнир уеннары барлык биш разрядта да узачак. Команда ярышлары җиде очрашудан торачак.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командалары исемлеге яңартылачак, шулай ук Россия беренчелекләрендә катнашу өчен команда составы билгеләнәчәк.
Турнирның финал матчлары 16 февральдә, ярышлар 18.00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.