Мобилизацияләнгән, контракт белән хезмәт итүче һәм волонтерларның гаиләләренә барлыгы 3,4 мең карта бирелгән
Фото: Денис Гордийко
Ташлама 45 дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләренә кагыла. Аларның исемлеге гел тулылана.
Шулай ук «Батыр» картасы буенча балалар 628 спорт дәресендә бушлай катнашканнар. Тренировкалар 30 спорт учреждениесендә оештырылган. Ташлама объектларга тренерсыз индивидуаль баруга кагыла.
Мобилизацияләнүчеләрнең, контракт белән хезмәт итүчеләрнең һәм үз теләкләре белән китүчеләрнең балаларына барлыгы 3417 «Батыр» картасы бирелгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасын район администрацияләреннән алырга мөмкин. Моның өчен ата-аналарга паспорт, бала туу турында таныклык белән теркәлү урыны буенча администрациягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда балага серия номеры белән пластик карта биреләчәк.