Ярыш нәтиҗәләре буенча республика җыелма командалары исемлеге яңартылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 14-16 февральдә Казанда Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы һәм республика районнарыннан 250-дән артык спортчы катнашачак.
Турнир ике яшь категориясендә узачак: 10 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 15-тән 18 яшькә кадәрге спортчылар өчен.
Ярыш нәтиҗәләре буенча республика җыелма командалары исемлеге яңартылачак һәм Россия беренчелекләрендә катнашу өчен состав билгеләнәчәк.
Команда ярышлары бадминтон үзәгендә 14-нче февральдә 10.00 сәгатьтә башлана. 15-нче февральдә – ялгыз разрядта, 16-нчы февральдә парлы разрядта ярышлар узачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 16-нчы февральдә 17.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.