Казанның бер югары уку йорты студенты мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм 243 мең сумнан артык югалткан.
18 яшьлек егет сөйләгәнчә, урамда ул билгесез кешене очраткан, ул аңа тормыштагы авырлыклардан зарланган. Ир-ат студентны аңа акча белән ярдәм итәргә күндерә. Зыян күрүче 4,5 мең сум акчалата биргән, ә соңыннан 5 мең сумга онлайн-күчерү ясаган.
Калган 234 мең сумны студент кредитка рәсмиләштергән һәм шулай ук мобиль кушымта аша күчергән. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 243 мең сумнан артып киткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре Әстерханның 24 яшьлек кешесен тоткарлаган. Ир-ат үз гаебен таныган һәм зыянны тулысынча каплаган.
«Ямашев» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлеше буенча « Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче читкә китәргә тыелу һәм тиешле тәртиптә булырга кирәклеге турында документ астында тора.
Идарә тармагында, мошенниклар корбаны булмас өчен, ят кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искәрттеләр. Акчаны билгесез затларга бирергә ярамый.