В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәламәтлеге чикле пассажирлар агымы 2024 ел белән чагыштырганда 25 процентка арткан
Фото «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтеннән алынды
Узган ел Казан метрополитеныннан сәламәтлегендә үзенчәлекләр булган 216 050 пассажир файдаланган. Сәламәтлеге чикле пассажирлар агымы 2024 ел белән чагыштырганда 25 процентка арткан: ул вакытта 172 803 сәфәр теркәлгән.
Сәламәтлеге чикле пассажирларның уңайлы һәм имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен метрополитен станцияләрендә махсус җайланмалар: пандуслар, тоткалар, лифтлар, җыела һәм күчә торган күтәрткечләр, сары кисәтү линияләре, тактиль идән плитәләре, «М» төрендәге ишекләр, платформалардагы пандуслар, тавыш көчәйткеч җайланмалар, хезмәткәрне чакыру төймәләре, навигация һәм күрсәткечләр каралган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Пассажирларга метрополитенның сәламәтлеге чикле затлар белән эшләргә өйрәтелгән хезмәткәрләре ярдәм итә. Метрода озата бару һәм ярдәм сорау өчен станциянең теләсә кайсы хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә яки платформаларда, касса залларында урнаштырылган хезмәткәрне чакыру төймәсеннән файдаланырга була.
Алдарак «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көн саен 132 чакрым трамвай юлын һәм трамвай юнәлешен үзгәртә торган 66 махсус юл өлешен кардан чистартулары хакында хәбәр ителгән иде.